Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә 3 яшьлек кызның гомере өзелгән

Кичә Югары Ослан районында М-7 «Волга» автоюлының 767 чакрымында коточкыч юл һәлакәте булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, 34 яшьлек Nissan Serena автомобиле йөртүчесе бер үк юнәлештә хәрәкәт иткән IVECO йөк автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасы салонында булган өч яшьлек кыз үлгән. Машина йөртүче һәм тагын бер тугыз яшьлек пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Хәзер һәлакәтнең шартлары ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү