Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин кайгылы хәбәр белән уртаклашты – коллективның биючесе Азамат Заһиров вафат булган. Табиблар ике атна аның гомере өчен көрәшсә дә, егетне коткарып кала алмаганнар, дип хәбәр итә KAZANFIRST.
Җырчы сүзләренчә, күптән түгел Азамат өенә, Башкортстанның Борай авылына кайта, туганнарына ярдәм итә, бакчада эшли. Ришат Төхвәтуллин сүзләренә караганда, биюче, колхозның кырны химикатлар белән эшкәрткәнен белмичә, какы ашаган һәм агуланган. Җырчы искә төшергәнчә, берничә көн Азамат үзен начар хис итә, аның температурасы күтәрелә, шуннан соң аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар.
— Бүген безнең йөрәк авыртудан өзелә — тормыштан хезмәттәшебез, дустыбыз һәм талантлы биюче Азамат үлде. Табиблар ахыргача аның тормышы өчен көрәште. Без аны коткарырга тырышкан, өметләрен югалтмаган һәм мөмкин булганның барысын да эшләгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле. Азамат ике атна комада булды, ләкин, никадәр тырышса да, организмы түзмәде. Бүген ул вафат булды. Ул коллективның йөрәге һәм горурлыгы иде. Без белгән иң якты, игелекле һәм ихлас кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең белән мәңгегә калачак. Аны белгән һәм яраткан һәркемнең туганнарының, дусларының һәм барлык кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз, — дип язган җырчы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat