Газета турында

* “Ватаным Татарстан” – Татарстан Республикасының татар телендә чыгучы, 100 елдан артык тарихы булган иҗтимагый-сәяси газетасы. Безне авыл һәм шәһәр халкы, дәүләт структуралары, җитәкчеләр һәм гади эшчеләр, пенсионерлар, эшмәкәрләр, иҗат интеллигенциясе – кыскасы, бөтен Татарстан укый. Газета Россия матбугатының алтын фондына кертелгән.

* Газетаны оештыручылар: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы, редакциянең хезмәт коллективы. «Ватаным Татарстан» газетасында республикада кабул ителгән барлык норматив-хокукый документлар урын ала. Газета атнасына дүрт тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә чыга.

* «Ватаным Татарстан» – ышаныч һәм сыйфат билгесе. Безнең язмалар фактлар белән дәлилләнгән, без сенсация артыннан кумыйбыз, укучыларыбызга тикшерелгән, анализланган мәгълүмат җиткерәбез.

Безнең адрес: 420097, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт

Телефон: (843) 222-09-70

e-mailinfo@vatantat.ru

Баш мөхәррир: Сабирова Гөлнара Ильяс кызы

Сайт мөхәррире:

Реклама һәм подписка буенча баш мөхәррир урынбасары: Хәлиуллина Зөлфия Гаян кызы

Реклама: (843) 222-09-65, email:  reklama@vatantat.ru

 

 

Газета тарихыннан

«Ватаным Татарстан» газетасы 1918 елның мартында «Эш» исеме астында чыга башлый. Төрле алларда “Эш” (1918–1920), “Татарстан хәбәрләре” (1920–1922), “Татарстан” (1922–1924), “Кызыл Татарстан” (1924–1951),  “Совет Татарстаны” (1951–1960), “Социалистик Татарстан” (1960–1992) исеме белән чыга. 1992 елның февраленнән “Ватаным Татарстан” дип атала башлый.

Төрле елларда баш мөхәррирләр

  • Хәсән УРМАНОВ (газетаны оештыручы)
  • Вәли ШӘФИГУЛЛИН (1918–1921)
  • Фәтхи БУРНАШ (1921–1923)
  • Фатих СӘЙФИ-КАЗАНЛЫ (1923–1925)
  • Галимҗан НИГЪМӘТИ (1926–1927)
  • Сафа БОРҺАН (1928–1929)
  • Исхак ЕНИКИЕВ (1930, 1931, 1937 еллар)
  • Гаяз РИЗВАНОВ (1932–1936)
  • Әхмәтсафа ДӘҮЛӘТЪЯРОВ (1937)
  • Һади ГАБДРАХМАНОВ (1938–1941)
  • Ибраһим ҮЗБЕКОВ (1941–1950)
  • Галим РЯБКОВ (1950–1960)
  • Шәмси ХАММАТОВ (1960–1983)
  • Рәис САБИРОВ (1983–1990)
  • Мөнир ӘҺЛИУЛЛИН (1990–1996)
  • Габделхак ШӘМСЕТДИНОВ (1996–2003)
  • Миңназыйм СӘФӘРОВ (2003–март 2019)
  • 2019 елның мартында газетаның баш мөхәррире итеп Гөлнара САБИРОВА билгеләнде.