Газетага язылу

1 апрельдән акча күчерү кагыйдәләре үзгәрә

Россиядә 1 апрельдән акча күчерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу хакта «РИА Новости» хәбәрчесенә Плеханов исемендәге РЭУ доценты Мери Валишвили сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, техник үзгәрешләр бу. Алар илебездә түләү системасын үстерүгә, шулай ук халыкара стандартларга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Яңа таләпләр буенча, «плательщик» реквизитында юридик затларга һәм банкларга тулы яки кыскартылган атамасын күрсәтергә кирәк. Физик затларга исә – фамилиясен, исемен, атасының исемен. Хосусый эшмәкәрләр тулы атамасын гына түгел, бәлки әле хокукый статусын да, шәхси практика белән шөгыльләнүчеләр – өстәмә рәвештә эшчәнлек төрен һәм ИНН күрсәтергә тиеш булачак.

«Назначение платежа» реквизиты да үзгәрә. Ул товар, эш, хезмәт күрсәтү турында тәфсилле мәгълүматтан, шулай ук килешүләр, башка документлар номерлары һәм датасыннан торачак. Шул ук вакытта текст 210 символдан артмаска тиеш.

Моннан тыш түләү документларында «фактический плательщик» дигән яңа реквизит пәйда булачак. Ул акчаны салым түләүченең вәкиле, мәсәлән, ышанычнамә нигезендә хисапчы түләгәндә тутырыла.  Бу очракта түләүченең мәгълүматлары, ИНН, яки физик хатның тулы исем-фамилиясе күрсәтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре