Газетага язылу

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр индексацияләнәчәк

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр. Түләүләр арту 4 миллионнан артык кешегә кагылачак. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».

Ул искәрткәнчә, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре арттырылды, ә апрель башыннан социаль түләүләрне индексацияләү планлаштырыла.

Аның сүзләренә караганда, түләүләр арту 4 миллионнан артык кешегә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ятим балаларга һәм туендыручысын югалткан гражданнарга, шулай ук хезмәт стажы бөтенләй булмаган яисә иминият пенсиясен билгеләү өчен җитмәгән кешеләргә кагылачак.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасындагы ирекле формированиеләрдә катнашучыларның, Чернобыль атом электростанциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең һәм башка категория гражданнарның түләүләре дә артачак, дип өстәде Мишустин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре