Михаил Мишустин пенсияне 14,75 процентка индексацияләгән.
Россия Хөкүмәте 1 апрельдән социаль пенсияләрне 14,75 процентка арттырачак. Пенсиянең бу төре узган елда пенсионерның яшәү минимумы үсү нигезендә индексацияләнә.
Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, бу карар 4,2 миллион кешегә кагылачак. Социаль фонд бюджетында моның өчен 85 миллиард сум чамасы каралган.
Исегезгә төшерәбез: социаль пенсияне инвалидлар, туендыручысын югалтучылар, иминият пенсиясен билгеләү өчен хезмәт стажы җитмәгән кешеләр ала. Шулай ук хәрби чакырылыш буенча хезмәт иткән хәрбиләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә”, “Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә”, “Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә” билгеләре белән бүләкләнүчеләр, очучы һәм космонавтлар, радиацион яки техноген һәлакәт аркасында зыян күрүчеләрнең, аларның гаиләләре әгъзаларының пенсиясе дә арта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез