Газетага язылу

1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка арта

Чама белән 4,3 миллион кешегә кагыла бу. Быел 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнә.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шул хакта белдерде, дип яза “ТАСС”. Аның әйтүенчә, индексация 4,3 миллион кешенең, шул исәптән 3,6 миллион чамасы социаль пенсия алучының һәм 700 меңләп дәүләт пенсиясе алучының керемен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Социаль пенсияләрне индексацияләү күләме һәр ел саен, пенсионерның узган елда яшәү минимумы ни дәрәҗәдә үсүдән чыгып, Хөкүмәт тарафыннан раслана. 2026 елда индексацияләү күләме турында карар проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре