1 апрельдән Татарстан юлларында йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнә

2022 елның 1 апреленнән 30 апрельгә кадәр республика юлларында йөк транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләү гамәлгә кертелә.

Татарстан Хөкүмәтендә 2022 елның 1 апреленнән 30 апрельгә кадәр республика юлларында йөк транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында карарга кул куелган.

Чикләүләр төбәк һәм муниципальара юлларда йөк машиналары хәрәкәтенә кагыла. Тәгаенләп әйтсәк, күчәренә 6 тоннадан артыграк нагрузка төшә торган зур йөк машиналарына юлларда йөрү чикләнә. Язын юлларның тотрыклылыгына зыян салмас өчен кирәк бу.

Шулай ук 20 майдан 31 августка кадәр, 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькәчә, авыр йөкләр ташучы машиналар өчен җирле юллар аша йөрү чикләнелә. Һава температурасы +32 градустан артып киткән очракларда шулай булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

йөк транспорты

Көн хәбәре