Бу турыда «Татар-информ» яза.
1 апрельдән социаль пенсияләр, фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры китереп, 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Социаль пенсияләр берничә нигездә – картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча, шулай ук ятим балаларга билгеләнә. Картлык буенча пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга түләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк.
Индексация автомат рәвештә башкарылачак, пенсионерларга гаризалар белән мөрәҗәгать итү яки документлар тапшырасы булмый. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу түләү бердәнбер керем чыганагы булса, пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсе кадәр өстәмә социаль түләү билгеләнә. Татарстанда быел ул 16 098 сумга тигез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез