Газетага язылу

1 апрельдән Telegram мессенджерының тулысынча туктатылуы турындагы хәбәрләргә ачыклык керттеләр

Роскомнадзор Telegram мессенджерын ябу турында моңа кадәр бастырып чыгарган хәбәренә башка берни дә өсти алмый.

Ведомствода “ТАСС” хәбәрчесенә 1 апрельдән Россия территориясендә кушымтаның тулысынча ябылуы турындагы имеш-мимешләр җәһәтеннән шулай дип аңлатып үткәннәр.

Моңда кадәр Baza-телеграм каналы, берничә ведомстводагы чыганакларына таянып, 1 апрельдән Роскомнадзорның, Instagram  һәм Facebook  социаль челтәрләре кебек (Россиядә экстремистик булып танылган Meta оешмасына карый һәм шуңа күрә тыелган) Telegramны да тулысынча ябуга керешәчәге турында хәбәр иткән.  

Исегезгә төшерәбез: Роскомнадзор бер атна элек – 10 февральдә, Россия законнарын үтәмәү сәбәпле, Telegram эшен өлешчә чикләү турында чаралар күрүне дәвам итәчәге турында белдергән инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре