Газетага язылу

1 августта республикада нинди һава торышы булачак?

Июльнең соңгы ункөнлегендә аномаль эссе һава торышы хакимлек итте. Августта да җылы һава торышы көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Республика территориясендә җәйнең өченче аенда һаваның уртача температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Август өчен төбәктә уртача температура +17,7 градус, ә Казан өчен +18,3 градус тәшкил итә. Шулай итеп, алдагы айда уртача температура +18,7 һәм +19,3 градус булыр, дип көтелә.

Шул ук вакытта айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык күрсәткечкә якын булыр дип фаразлана. Татарстан һәм аның башкаласы өчен бу – 54 миллиметр.

Бүген, 1 августта, аязучан-болытлы һава сакланачак, төрле көчтәге яңгырлар көтелә. Аерым районнарда яшен һәм 15–17 м/с тизлеккә кадәр көчле җил булуы ихтимал. температура +21…+26 градус булачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре