Парламентарий сүзләренчә, махсус өстәмә түләүләр гражданлык авиациясенең элеккеге очу экипажлары әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен яңадан исәпләнәчәк. Өстәмәнең күләме индивидуаль, ул стажга һәм айлык уртача хезмәт хакына бәйле: очучыларның өстәмә түләүләре якынча - 30 мең, шахтерларның 6 мең сум тәшкил итәчәк. Бу автомат рәвештә башкарыла, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Эшләүче пенсионерларның, эш бирүчеләрнең 2025 ел өчен күчергән взносларын исәпкә алып, иминият пенсияләре ел саен яңадан исәпләнәчәк. Максималь өстәмә - аена 470,28 сум (хезмәт хакы 68 975 сумнан да ким булмаган очракта). Июльдә 80 яше тулган пенсионерларга 1 августтан фиксацияләнгән түләү икеләтә (9 584,69 сумнан 19 169,38 сумга кадәр) арта, шулай ук олы кешене караган өчен 1 413,86 сум күләмендә өстәмә билгеләнә.
Тупланма пенсияләр 2025 ел өчен инвестицияләү йомгаклары буенча 17,3 процентка индексацияләнәчәк. Уртача тупланма пенсия 1 600 сумнан 1 876 сумга кадәр артачак. Яңадан исәпләү якынча 136 мең кешегә кагылачак, бу максатларга 8,5 миллиард сум бүлеп бирелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез