1 августтан мәктәп рюкзакларына ГОСТ кертелә

Россиядә 1 августтан мәктәп биштәрләренә карата таләпләрне билгеләүче яңа ГОСТ (35096-2024) кертеләчәк. Бу хакта “РИА Новости” документка таянып яза.

Стандарт нигезендә, башлангыч сыйныфлар өчен рюкзакның авырлыгы 700 граммнан артмаска тиеш (этикеткалары һәм өстәмә аксессуарларыннан тыш). Өлкән сыйныфтагылар өчен – 1 килограмм.
Шулай ук ГОСТта күрсәтелгәнчә, биштәр тиз пычранмый, тиз тузмый, тиз янып китми торган материалдан эшләнергә, яктылык кайтаргыч элементлардан торырга тиеш. Контраст төсләр куллану рөхсәт ителә.
Документта мәктәп рюкзакларының ныклыгы һәм озак хезмәт итүе буенча тәкъдимнәр дә урын алган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаЯшьләр һәм балаларилкүләм проекты гамәлгәашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре