Ул республиканы үстерүгә саллы өлеш кертүчеләрне билгеләп үтү генә түгел, һөнәри уңышларын җәмгыятькә күрсәтү мөмкинлеге дә бирәчәк. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова туры эфирда шул хакта сөйләде.
«Матди булмаган кызыксындыру чарасы бу. Төрле предприятиеләрдә нинди кешеләребезнең эшләвен, шәһәр-районнарны, үз тармакларын үстерүгә нинди өлеш кертүләрен күрсәтү максатында булдырылды ул. Һәр чорның – үз геройлары. Бүген предприятиеләрдә аяусыз хезмәт куеп, фронтта Җиңүне якынайтучылар вакыты җитте», – диде министр.
Аның әйтүенчә, Мактау тактасына иң яхшы хезмәткәрләрнең фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат урнаштырылачак. Шул ук вакытта һәркайсына тиешле таныклык биреләчәк. «Кандидатураны хезмәт коллективы да, кадрлар бүлеге, хезмәткәр үзе дә тәкъдим итә ала. Әмма моның өчен аны җитәкчесенең һәм хезмәт коллективының хуплавы кирәк. Кандидатларны профсоюзлар да күрсәтергә мөмкин», – диде Эльмира Зарипова.
Электрон Мактау тактасына эләгү өчен төп таләпләр: кимендә 3 еллык эш стажы туплау һәм эш урынында шелтә-мазарга ия булмау. Башка таләпләрне предприятие үзе билгели. Әйтик, инновацияләрне гамәлгә кертү, патентларга ия булу, «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә җиңү, остазлык эшчәнлеге, предприятие һәм муниципалитет үсешенә зур өлеш кертү.
Дәгъва кылучылар исәбенә хезмәт ветераннары, буыннан-буынга предприятие үсешенә зур өлеш кертеп килгән хезмәт династияләре вәкилләре дә керә. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар биреләчәк. Тыныч тормышка матур гына җайлашып, яңа һөнәр үзләштереп, хәзер республиканың социаль-икътисадый үсешенә үзеннән өлеш кертүчеләр дә шул рәвешле олылауга тәкъдим ителә ала», – диде Эльмира Зарипова.
Проектның үзенчәлеге – барлык кешенең игътибарын җәлеп итә алу мөмкинлегендә. Моңа кадәр мактау такталары асылда предприятиеләр һәм учреждениеләрдә генә гамәлдә булып килсә, хәзер сүз республика дәрәҗәсендәге цифрлы рәвештәгесе турында сүз бара. Ягъни кеше хезмәте коллективы эчендә генә түгел, ә бөтен республикага таныла.
Платформада инде байтак кына мәгълүмат булдырылган: 4,9 мең предприятие 15,3 мең хезмәткәрен тәкъдим иткән. Бу саннар проектның зур кызыксыну тудыруын һәм Татарстанның кадрларга бай булуын күрсәтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез