Газетага язылу

1 декабрьдән ташламалы автокредит программасы яңартыла

Денис Мантуров белдергәнчә, акча киләсе елга билгеләнгән лимиттан бүлеп бирәләчәк. Россиядә 1 декабрьдән ташламалы автокредит программасы яңартыла.

Беренче вице-премьер Денис Мантуров шулай дип белдергән. Бу хакта «Ведомости» яза.

Программаны гамәлгә ашыру өчен акча 2027 елга лимиттан бүлеп биреләчәк. Мантуров әйтүенчә, Сәнәгать һәм сәүдә, Финанс министрлыклары Хөкүмәткә тиешле тәкъдим керткән. Тәкъдим хупланган. “ Бу автомобиль җитештерүчеләребез өчен, шулай ук әлеге программадан файдалану мөмкинлегенә ия булучылар өчен әйбәт ярдәмгә әйләнәчәк дип уйлыйм”, – дигән вице-премьер.

21 октябрьдә сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов хәбәр иткәнчә, ведомство 2027-2029 елларга бюджет проектын икенче укылышта карауга ташламалы автокредитлау һәм автолизинг программаларын финанслауны арттыру юлларын тәкъдим итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре