Эш шунда: хатын-кызның (яки ир-атның) яшь ярымга кадәр биш һәм аннан күбрәк бала карау чоры 2026 елның 1 гыйнварыннан иминият стажына кертеләчәк. Шул ук вакытта һәр бала өчен 8,1әр пенсия баллы өстәләчәк.
Шуны истә тотып, Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге клиентлык хезмәтләре пенсиясен рәсмиләштергәндә биш һәм аннан күбрәк баласы исәпкә алынмаучылардан гаризалар кабул итә башлаячак.
Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, Татарстанда 14 меңгә якын хатын-кыз пенсиясен яңадан исәпләтүгә хокуклы.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ аша тапшырырга яки яшәү урыны буенча Социаль фондның клиентлык хезмәтләренә шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез