Бу хакта РИА Новости яза.
Беренче бала тугач, 2026 елның 1 февраленнән гаиләләр 737,2 мең сум алачак. Икенче балага ана капиталы күләме, әгәр гаилә аны беренче балага алмаган булса, 974,1 мең сум бирелә. Әгәр беренче бала өчен пособие түләнсә, икенчесенә өстәмә түләү 236,9 мең сум булачак.
Искәртеп үтәбез, индексация акчаны беренче тапкыр алучыларга да, файдаланылмаган акчалары булганнарга да кагыла. Ана капиталы программасы ким дигәндә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак.
Хәзерге вакытта түләү беренче, икенче, шулай ук өченче бала туган өчен каралган (беренче ике бала тугач гаилә аналы капиталын алмаган очракта).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез