Газетага язылу

1 февральдән гражданнарның ике категориясе ай саен 76,5 мең сум акча алачак

1 февральдән «Герой-ана» мактаулы исеменә лаек булган хатын-кызларга, шулай ук Хезмәт Герое исеменә ия затларга акчалата түләүләр күләме 5,6 прцентка индексацияләнәчәк.

Әлеге категориягә керүче гражданнар күпме акча алачагы турында «Татар-информ» яза.

Киләсе түләүдә Хезмәт Геройларына һәм «Герой-ана» исеме булган хатын-кызларга айлык түләү күләме 76,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Гражданнарның әлеге категорияләре шулай ук чираттан тыш түләүсез медицина ярдәме, рецептлар буенча түләүсез дарулар, җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар, шулай ук түләүсез һөнәри белем алу һәм башка ташламалар алырга хокуклы.

«Герой-ана» исеме 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Хезмәт Герое исеме дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен бирелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре