Аның ярдәмендә шәхесеңне һәм мәгълүматларны җиңел генә раслау мөмкинлеге ачыла. Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты башлыгы урынбасары Каплан Панеш «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
«1 гыйнвардан Россия гражданнары паспортында яңа билге – бердәм федераль мәгълүмат регистрыннан язу номеры пәйда булачак», – дигән ул агентлык хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, кеше турында барлык мәгълүматларны туплаган әлеге уникаль номер, шәхси ачкычка әйләнеп, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалануны гадиләштерәчәк һәм тизләтәчәк. Әйтик, кеше Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, аңа тагын ниндидер дәүләт органыннан документ кирәк булса, шушы номер буенча барысы да хәл итеп куелачак.
Панеш билгеләп үткәнчә, яңа билге ярдәмендә, шушы номерны күрсәтеп кенә үз шәхесеңне расларга һәм кирәкле хезмәтләр алырга мөмкин булачак. Биредә, пособие һәм ташламалар рәсмиләштерүдән алып, мөлкәт хокукларын теркәүгә кадәр, барлык дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында сүз бара.
Депутат басым ясап әйткәнчә, паспортка бу билге кешенең теләге булганда гына куела. Паспортында яңа билге куйдыртырга теләүчеләргә Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе бүлегенә яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хезмәт бушлай күрсәтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез