Газетага язылу

1 гыйнвардан торак-комамуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арта

Яңа елдан Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да, коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар күтәрелә башлый. 2026 елның 1 гыйнварыннан республиканың барлык районнарында да ул 1,7 процентка артачак. Шул хактагы документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Индексация җылылык, су, электр энергиясе һәм калдыклар белән эш итүнең фаразланган тарифларын, шулай ук һәр муниципалитеттагы торак фондының үзенчәлекләре һәм кулланучылар санын исәпкә алган.

Элегрәк Россия Хөкүмәте 2026 елга төбәкләр өчен коммуналь тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсен билгеләгән иде. 2026 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык субъектлары өчен ул уртача 1,7 процент тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре