1 июльдә "Валда Шинясь" бәйрәменә чакыралар

1 июльдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халкының милли бәйрәме – Валда Шинясь узачак. Бәйрәмдә милли җырлар тыңларга, шулай ук төрле кул эшләнмәләре сатып алырга, уеннарда катнашып, күңел ачарга була. Бу хакта бүген «Татар-информ»да сөйләштеләр.

– Бу бәйрәм елның иң озын көненә багышланып үткәрелә. Шуңа күрә без аны июльнең беренче яртысында уздырабыз. Әлеге бәйрәмнең максаты – тарихны искә төшерү, тамырларны өйрәнү, яшьләргә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолаларын өйрәтү, – ди Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Бәйрәмне уздыру урыны да яхшылап сайланды. Бу җирлектә дүрт милләт – татар, рус, чуаш, мордва-мокшалар дус-тату яши. Безнең район күпмилләтле. Шуңа да бар бәйрәмнәребез уртак. Сабантуйны да, Чуклемены да, Раштуаны да бик теләп көтеп алабыз.

Бәйрәмдә кул эше осталары үз иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк. Килгән кунаклар милли ризыклар белән сыйланачак. Төрледән-төрле уеннар үткәреләчәк. Һәр килгән кеше күңеленә хуш урынны табып, күңел ачып китәр, ди оештыручылар.

– Төп кунак булып Мордовиядән «Умарина» дәүләт ансамбле дә киләчәк. Шулай ук Татарстаннан, Чувашия, Ульян, Мордовия өлкәләреннән 15 фольклор коллектив та чакырулы. Барысы бергә Тәтешкә 3 меңнән артык кунак килер дип торабыз, – ди Евгений Курков. – Ул көнне яңгыр да вәгъдә итәләр. Кояшы да кирәк. Җирләр дә дым көтә. Ни генә булса да, бәйрәмебез узачак. Барыгызны да көтәбез!

Бәйрәмнең йола өлеше дә бар. Бу юлы ул чишмә буенда таң алдыннан үтәчәк.  Кояш нурлары белән бергә торып, бер өлкән яшьтәге әби башта дога кыла, аннан кәрзингә ипи, коймак, йомырка, пирог, бал, куас сала. Һәм юл чатына чыгып баса. Бу җиргә аның дуслары җыелыша. Бергә чишмә буена китәләр. Аннары шунда бергә теләкләр теләп, гыйбадәт кылалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре