Республика халкының 21 проценты, ягъни 852 мең кеше – 17 яшькә кадәрге балалар. Шул ук вакытта 160 меңнән артык бала күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә.
Алар Татарстанда 50 меңнән артык. Быел гаиләләргә ярдәм итү өчен 35,3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан Хөкүмәт Йортында узган балаларны яклау көненә багышланган брифинг Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әнә шундый саннар китерде.
Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, республикада соңгы елларда ишле гаиләләрнең саны ике тапкырга арткан. Абый-энесе, сеңелләре булу – үзе бер бәхет.
Балалар көне парклар, сквер, лагерьларда үтәчәк. Беренче чиратта, гаилә эстафеталары, мастер-класс, квестларга игътибар бирмәкчеләр. «УРАМ» экстрим-паркта пионербол, футбол буенча “Беренчеләр хәрәкәте” гаилә турнирлары үтәчәк. Хәзерге вакытта 18 команда теркәлгән инде. Көн дәвамында төрле чаралар оештырылачак. 2-6 яшьлек балалар велосипедта ярышачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез