Газетага язылу

1 июньнән яңа законнар үз көченә керде

Россиядә 1 июньнән кайбер законнар үз көченә керде. Алар балалы гаиләләргә, пенсионерлар, автомобильчеләргә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә һәм эшмәкәрләргә кагыла.

Ике һәм күбрәк балалы гаиләләргә – яңа түләү 1 июньнән Россия Социаль фонды ике һәм күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен еллык гаилә түләвенә гаризалар кабул итә башлады.  

Кем хокуклы: 18 яшькә кадәрге (көндез укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләдә эшләүче ата-аналар, уллыкка (кызлыкка) алучылар, опекуннар һәм попечительләр. Гаиләдә җан башына туры килә торган керем төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаска тиеш. Ул түләнгән салымның (НДФЛ) бер өлешен кире кайтару мөмкинлеге бирә. Салым 6 процентлы ставка буенча исәпләнеп, түләнгән сумма белән киметелгән ставка арасындагы аерма кире кайтарыла. Түләү елына бер тапкыр билгеләнә.

Гаризаны кая тапшырырга: Дәүләт хезмәтләре порталы, Күпфункцияле үзәк яки Социаль фондның клиентлар хезмәте аша. 2025 елга гариза 2026 елның 1 июненнән 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.  

Июньнән кайберәүләрнең пенсиясе арта

1 июньнән берничә категориядәге кешеләрнең пенсиясе күбәя. Май аенда 80 яше тулганнарның, шулай ук I төркем инвалидларның иминият пенсиясенең төп өлеше автомат рәвештә ике тапкыр үсәчәк. Балигъ булмаган балаларны яки көндезге бүлектә укучы студентларны   иждивениедә тотучыларның да пенсиянең төп өлешенә өстәмә билгеләнә. Моннан тыш пенсия арту авыл пенсионерларының кайбер категорияләренә, авыл хуҗалыгында кирәкле эш стажын туплауны раслаган очракта, кагыла.  

Йөртүчеләргә каршы як юлга чыккан өчен штраф күләме үсә Июнь аеннан каршы як юлга чыгуны теркәү һәм аның өчен җәза чарасы бирү кагыйдәләре үзгәрә. – Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагын камера теркәсә, штраф күләме 7 500 сум тәшкил итә.

– Инспектор кулдан теркәгән очракта,  4 айдан 6 айга кадәр йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итү мөмкинлеге каралган.

– Ел дәвамында кагыйдәләрне кабат бозган өчен 12 айга йөртүчедән таныклыгын алу күздә тотыла. Шулай ук юл аша чыгу урыннарында җәяүлеләрне үткәрүгә, дәүләт номерларының пөхтәлеге, яктырткычларның завод комплектациясенә туры килүенә карата таләпләр кырысландырылган. Йөртүчеләргә алдан ук яктырткычларны һәм номер билгеләре торышын тикшерү тәкъдим ителә.  

Исәпләгечләр күрсәткечләре цифрлы нигездә тапшырыла

1 июньнән күрсәткечләрне телефон аша телдән һәм язмача тапшыру төп ысул булудан туктый. Гражданнарга цифрлы каналлардан: – Дәүләт хезмәтләре порталыннан; – банкларның мобиль кушымталарыннан; – идарәче компанияләр сайтларындагы шәхси кабинетлардан; – ресурслар белән тәэмин итүчеләрнең (“Водоканал”, “Энергосбыт”) рәсми сервисларыннан файдалану тәкъдим ителә.   Татарстанда яшәүчеләргә Идарәче компания сайтында шәхси кабинетка, Дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеген тикшерү, шулай ук өлкән яшьтәгеләргә цифрлы сервисларны үзләштерүгә ярдәм итү кирәк.  

1 июньнән тагын нәрсәләр үзгәрә?

Вейп һәм электрон тәмәке сату кагыйдәләре кырыслана. Аларны фәкать стационар кибетләрдә генә сату рөхсәт ителәчәк. Вакытлыча булдырылган павильоннарда, базар, ярминкә һәм вендинг автоматларда мондый товар сатылмаячак. Исегезгә төшерәбез: барлык яңа законнар Хокукый мәгълүматлар рәсми-интернет порталына (pravo.gov.ru ) урнаштырыла. Биредә федераль законнар, Президент указллары һәм Хөкүмәт карарлары белән тулысынча танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре