1 майдан кайберәүләрнең пенсияләре артачак

Быелның 1 маеннан ике категориягә караучы россиялеләрнең пенсияләре артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләренә сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Бессараб сүзләренчә, сүз апрельдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүчеләр яки бу айда инвалидлыкның беренче төркемен алучылар турында бара.

Бу категорияләргә 1 майдан бернинди гаризаларсыз, түләүнең беркетелгән өлеше арттырылачак. Хәзер ул 8907,70 сум тәшкил итсә, аннары ике тапкырга артачак.

Депутат бу чара гражданнарга медикаментларга чыгымнары арту  сәбәпле, ярдәм итәргә тиеш, дигән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

пенсия

Көн хәбәре