1 майдан Казанның Кремль яр буе җәйге сезонда эшли башлый

1 майда Кремль яр буенда җәйге сезон ачылышы булачак. Бу көнне бирегә килүчеләрне кызыклы бәйрәм программасы көтә.

Бәйрәм 16:00 сәгатьтә Just Brass һәм Guys Muse төркемнәре чыгышлары, туңдырма фестивале һәм open-air бию фестивале белән башланып китәчәк.

Шулай ук бәйрәм программасы кысаларында «Җиңү кайтавазы» фестивале, Kremlin Kids балалар үзәге ачылу, балалар, әти-әниләр өчен Бөтенроссия блогинг фестивале һәм Сабантуй узачак.

Бәйрәм чаралары "Чирәм" һәм «Пирс» рестораннары арасында урнашкан «Пирс» мәйданчыгында узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

1 май

Көн хәбәре