Газетага язылу

1 марттан газ җиһазларына карата таләпләр кырыслана

1 марттан Россиядә газ җиһазларын карап тотуга карата таләпләрне кырысландыруны күздә тоткан үзгәрешләр үз көченә керә.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин шулай дип белдергән. “Приборлар белән үлчәү игътибар үзәгенә алына. Ягъни элегрәк төтен юлының эшләве генә мөһим булса, хәзер һава алмашы күрсәткечләрен һәм төтен юлы һавасындагы газларның микъдарын үлчәргә кирәк булачак”, – дип аңлатып үткән ул. Тыгин әйтүенчә, төтен юлының ни дәрәҗәдә дөрес эшләвен чамалап кына тикшерү узганда кала.

Газ хезмәте хезмәткәрләренә приборлар күрсәткечләрен теркәп, аларның югары һәм түбәнге чик кысасыннан чыкмавына инанырга кирәк булачак. Шул ук вакытта  газ җиһазыннан файдалану таләпләрен санга сукмау ачыкланган очракта, мондый фатир яки йортны газдан өзәчәкләр. Газ хезмәте хезмәткәрләрен торакка кертмәгән очракта да газ белән тәэмин итү туктатыла. “Торагыгызга кертәсегез килми икән, рәхим итеп, газдан коры калачаксыз.

Шунысы да бар: узелдагы краныгызны ябып кую гына түгел, аны эретеп ябыштырып ук куячаклар. Ягъни киредән газга тоташу кыенга туры киләчәк”, – дип басым ясап әйткән Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.  Аның сүзләренә караганда, газ җиһазы һәр ел саен тикшерелергә һәм кешеләр үзләре үк газчыларның торакны тикшерүләре белән кызыксынырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре