Газетага язылу

1 марттан пособие исәпләү өчен алиментлар төбәкнең уртача хезмәт хакы буенча исәпләнәчәк

Бердәм пособие рәсмиләштергәндә суд карары белән расланмаган алиментлар 1 марттан төбәк буенча уртача номиналь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының граждан-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Наталья Свечникова хәбәр итте, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».

Ул аңлатканча, алиментлар суд акты белән расланмаган очракларда социаль фонд төбәк буенча уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып эш итәчәк. Элегрәк исәпләгәндә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) исәпкә алына иде.

Эксперт сүзләренчә, үзгәрешләрдән соң гаилә керемендә исәпкә алыначак алиментлар суммасы артачак, чөнки уртача хезмәт хакы, кагыйдә буларак, минималь хезмәт хакыннан югарырак. Бу, үз чиратында, гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләүгә һәм бердәм пособие алу хокукына йогынты ясарга мөмкин.

Свечникова шулай ук ачыклык керткәнчә, әгәр алимент суд аша түләтелгән икән, гаилә кеременә фактта керә торган сумманы кертәчәкләр. Әгәр дә суд карары булмаса, фонд алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпли – хәтта түләүләр даими булмаган яки азрак күләмдә башкарылган очракта да.

Эксперт суд рәсмиләштерүеннән башка алимент алучыларга һәм бердәм пособиегә гариза бирергә ниятләүчеләргә, аларны суд приказы яки нотариаль килешү аша рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Бу очракта исәп-хисап вакытында реаль керемнәр исәпкә алыначак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре