Газетага язылу

1 марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясаячак яңалыклар үз көченә керәчәк

Россиядә 1 марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясаячак биш яңалык үз көченә керәчәк. Беренчедән, сүз иминият пенсияләренә өстәмә түләү турында бара. Әйтик, өстәмә түләүне февральдә 80 яшь тулган барлык пенсионерлар да алачак.

1 марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясаячак яңалыклар үз көченә керәчәк
«Татар-информ»
  • Марттан алар икеләтә түләү ала башлаячак - 7,6 процентлы гыйнвар индексациясен исәпкә алып, 19 169,38 сум булачак.
  • Тагын бер яңалык – 1 марттан Россиядә микрозаймнар бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Хәзер микрофинанс компанияләре заемщикларны онлайн акча биргәндә биометрик мәгълүматлар ярдәмендә идентификацияләргә тиеш булачак. Әлеге адым кешеләрне мошенниклардан саклау һәм микрокредитны кешедән башка рәсмиләштерүне булдырмау өчен ясалачак.
  • Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда тагын бер мөһим үзгәреш автоматик түләүләргә кагыла. Март аеннан онлайн-сервислар автомат рәвештә банк карталарыннан цифрлы язылулар өчен акча ала алмаячак. Яңалык барлык цифрлы платформаларга: онлайн-кинотеатрларга, мәгариф һәм уен сервисларына кагылачак. 
  • Россиядә шулай ук кунакханәләрнең кагыйдәләре үзгәрә. Хәзер аларга паспорт буенча гына түгел, машина йөртү таныклыгы буенча да урнашырга мөмкин булачак. Ә броньны акча югалтмыйча гамәлдән чыгарырга бер тәүлек алдан рөхсәт ителә. 
  • Иң җитди үзгәрешләр аерылышкан һәм шул ук вакытта дәүләттән бердәм пособиегә дәгъва кылучы ата-аналарны көтә. Ниһаять, 1 марттан балалы гаиләләр өчен бердәм пособие исәпләгәндә алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакына таянып санаячаклар. Элек исәпләүләр вакытында МРОТ кулланылган. Закон чыгаручыларның максаты-түләүләрне адреслырак итү һәм ялган аерылышулар белән көрәшү. Сер түгел, дәүләт ярдәме алу өчен формаль яктан аерылышкан парлар да җитәрлек. 
  • 1 марттан рус телен яклау турындагы төзәтмәләр үз көченә керә. Бу яңалык беренче чиратта эшмәкәрләрнең кесәсенә сугачак. Хәзер кибет исемнәре һәм барлык элмә такталар рус телендә язылган булырга тиеш. Чит ил сүзләре бары тик ике очракта гына рөхсәт ителә: әгәр бу рәсми теркәлгән товар билгесе (бренд) булса яки чит ил тексты рус телен кабатласа, шрифт һәм үлчәме тәңгәл булырга тиеш. Законга буйсынмаучыларга штраф каралган. Шәхси эшмәкәрләр өчен 1 мең сум һәм компанияләр өчен 10 мең сумга кадәр. 
  • Март башка өлкәләргә дә үзгәрешләр китерәчәк. Беренче чиратта таксистлар эшен катлауландырырга җыеналар. Хәзер таксопарклар өчен яңа автомобильләр Россиядә җитештерелгән яки Кытайның билгеле бер маркалары булырга тиеш. Реестрга 1 мартка кадәр эләгергә өлгермәгән чит ил машиналары булган таксистларга йә машинасын алыштырырга, йә арендага алырга туры киләчәк. Бу машина йөртүчеләр кытлыгына һәм, нәтиҗә буларак, сәфәрләргә бәяләр артуга китерергә мөмкин. 
  • Быелдан шулай ук участокларында Америка өрәңгесе һәм балтырган үскән кешеләргә штраф яный. 1 марттан шул хактагы закон гамәлгә керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре