1 октябрьдән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр кредит буенча 6 айга кичектерүне таләп итә алачак

1 октябрьдән Россиядә кече һәм урта бизнес өлкәсендәге эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә кредит буенча алты айга кадәр кичектерү мөмкинлеге бирә торган закон үз көченә керә. Документ 31 июльдә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган һәм хокукый мәгълүмат интернет-порталына урнаштырылган.

Бурычка алучы теләсә кайсы вакытта кредит (займ) килешүе гамәлдә булу срогы дәвамында ташламалы чор бирү турындагы таләп белән банкка мөрәҗәгать итәргә хокуклы булуы турында әйтелә указда.

Кредит каникулларын икътисадның барлык тармакларындагы компанияләр рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта, займның максималь күләме буенча чикләүләр билгеләнгән: үзмәшгульләр өчен - 10 миллион сумга, микропредприятиеләргә - 60 миллион сумга, кече предприятиеләргә - 400 миллион сумга һәм урта предприятиеләр өчен 1 миллиард сумга кадәр кичектерү мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре