Искәртик, метро станцияләре янындагы мобиль пунктлар агымдагы елның 3 сентябреннән эшли башлады. Бу вакыт эчендә 17 984 кешегә гриппка һәм 1543 кешегә пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясалган.
Хәзер прививканы метрополитенның «Яшьлек», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләрендә ясатып була. Эш режимы: 7.30-18.00 сәгатьләрдә, төшке ашка тәнәфес – 13.00-13.30 сәгатьтә. Вакцинация алдыннан шәхесне һәм яшәү урынын раслаучы документ күрсәтергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез