1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле булды

Россиядә хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структуралары хезмәткәрләренә хезмәт хакларын 1 октябрьдән 7,6 процентка арттырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб хәбәр итте.

Ул шулай ук 1 октябрьдән көч структураларының элеккеге хезмәткәрләренә һәм элеккеге хәрби хезмәткәрләргә пенсияләрен 7,6 процентка индексацияләячәкләр, дип өстәде.

«2025 елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләргә һәм көч блогы хезмәткәрләренә хезмәт хаклары, шулай ук элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структураларының элеккеге хезмәткәрләренә пенсияләр 7,6 процентка артачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Парламентарий ассызыклаганча, арту күләме инфляция параметрларының үзгәрүен исәпкә алып билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре