1 октябрьдән пенсия артуның кемнәргә кагылуы билгеле булды

1 октябрьдән кайберәүләрнең пенсиясе арта. «Татар-информ» Татарстанда аның кемнәргә кагылуын белешкән.

80 яшен тутыручылар һәм I группа инвалидлар

Сентябрьдә 80 яшен тутырган өлкәннәр октябрьдән күбрәк пенсия ала башлаячак: иминият пенсиясенең төп өлеше (8 907,7 сум) ике тапкыр арта. Шулай ук өлкән яшьтәге кешене караучыга 1 314 сум күләмендә өстәмә түләнә башлый. Бу шулай ук I группа инвалидларга да кагыла. Шул рәвешле гомуми өстәмә күләме 10 221,7 сум тәшкил итәчәк.

Ләкин өстәмә бер нигез буенча гына билгеләнә. Йә өлкән яшьтә булган өчен, йә инвалид булган өчен генә. Мәсәлән, теге яки бу кеше I группа инвалид буларак арттырылган пенсия алып килә икән, 80 яшькә җиткәч аңа өстәмә түләнми.

Якыннарын караучы пенсионерларга өстәмә

Эшкә сәләтсез якыннарын – балигъ булмаган балаларын яки оныкларын караучы пенсионерлар өстәмәгә исәп тота алачак. Бала яки онык көндезге формада укыса, түләү 23 яшькә кадәр озайтыла.

Пенсионерга үз тәрбиясендәге һәрбер кеше өчен пенсиянең төп өлешенең (8 907,7 сум тәшкил итә) өчтән бере күләмендә өстәмә түләнәчәк. Өстәмә күп дигәндә өч гаилә әгъзасына билгеләнә. Аны пенсиягә чыгуга яки соңрак (тәрбиягә мохтаҗлар соңрак пәйда булса) рәсмиләштерергә мөмкин.

Элекке хәрбиләр һәм көч ведомствосы хезмәткәрләренең пенсиясе үсә

Элекке хәрбиләр һәм көч ведомствосы хезмәткәрләренең пенсияләре 1 октябрьдән 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу көч ведомстволары линиясе буенча пенсия алучыларның һәммәсенә кагыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре