1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру башлана

Россиядә хәрби хезмәткә чакыру, гадәттәгечә, 1 октябрьдән башлана. Чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кораллы көчләр вәкиле Владимир Цымлянский әйтүенчә, чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрми – 12 ай тәшкил итәчәк. 15 октябрьдән егетләрне җыелма пунктлардан хәрби частьләргә озата башлау күздә тотыла.

Цымлянский басым ясап әйткәнчә, чакырыш буенча хәрби хезмәткә китүчеләр махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәк. Исегезгә төшерәбез: көзге чакырылышка нигезле сәбәпсез 20 көн эчендә килмәүчеләргә чикләү чаралары кулланылачак. Бу җәһәттән хәбәрнамә, шулай ук повестка Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре