1 сентябрьдә ата-аналарга бәйрәм уңаеннан мәктәпләрдәге тантаналы линейкага килергә ярыймы?

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе Белем көнендә ата-аналарга мәктәпләрдәге тантаналы линейкада катнашуырга рөхсәт итте. Бу хакта идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистларга әйтте.

- Укучыларның әти-әниләренә бәйрәм линейкасына килү тыелмаган. Линейканы уздыру форматы да үзгәрмәде. Бернинди өстәмә тыюлар каралмаган. Линейкаларны урамда уздырырга тәкъдим итәбез. Катнашучылар битлектән булырга тиеш, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре