1 сентябрьдә Казанда яңа лицей ачылмый: укучыларга башка мәктәпләрдә укып торырга туры киләчәк

Яңа уку елында Казанның Әнәс Таҗетдинов урамындагы 123 нче яңа лицей ачылмаячак. Сәбәбе – подрядчы оешманың кирәкле эшләрне төгәлләмәве, объектны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт документларын алмавы. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе хәбәр итә.

– Яңа мәктәп төзелеше федераль программа буенча алып барыла. Анда объектны тапшыруның вакыты 2027 елга билгеләнгән. Төзүчеләр төп эшләрне башкарды инде. Әмма файдалануга тапшыру өчен документ эшләрен төгәлләргә кирәк, – дип белдерә Казан мәгариф идарәсе. – Әти-әниләрнең мәктәп ачылуына өметләнүләрен аңлыйбыз. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Барыбыз да мәктәп тизрәк ачылсын өчен тырыша. Иң мөһиме – балаларның иминлеге. Һәм ул рөхсәт алудан башлап, барлык эшләрнең, тикшерүләрнең төгәлләнүен күздә тота.

Шушы вазгыятьне күздә тотып, уку елы түбәндәгечә оештырылачак. 47, 95, 185 һәм Царево мәктәпләреннән килеп укырга тиеш булган укучылар яңа лицей ачылганчы үзләрендә укуын дәвам итәчәк. Башка төбәкләрдән, республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килүчеләр, шулай ук 1 нче сыйныфка керүчеләр 184 нче гимназиядә белем алачак. Аларда сыйныфлар булдырылган. Соңыннан укытучы белән бергә яңа лицейга күчәчәк.

Объектны тапшыру өчен рөхсәт кәгазе алгач, лицензия алу процессы башлана. Мәктәпне ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга өметләнәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре