Татарстанда 1 нче сентябрьдә һава торышы җәй көнендәге кебек җылы булачак. Ләкин көннең икенче яртысында яңгыр яварга мөмкин. “Метео” фаразлар үзәге башлыгы Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдергән.
“Көннең икенче яртысында кыска вакытлы яңгыр явып үтәргә мөмкин. Әмма бу асылда республиканың көнбатыш һәм төньяк районнарына гына кагылачак. Температура июль аендагы кебек: +22...+27 градус булачак”, – дип сөйләп үткән ул.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдә республикада бик җылы һава көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +24...+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез кайбер районнарда урыны белән яңгыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез