Россиядә 1 сентябрьдән 7 яшькә кадәрге баланы карау өчен больничный түләве хезмәткәрнең стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә биреләчәк.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, балалы гаиләләргә ярдәм итү чарасын Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында тәкъдим итте.
Гомуми кагыйдә буенча хезмәткә яраксызлык буенча пособие күләме иминиятләштерелгән затның иминият стажының дәвамлылыгына бәйле. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исәпләүләре буенча, 1,5 миллионнан артык ата-ана больничный түләвен арттыруга дәгъва итә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез