Бу хакта Российская газета яза.
Экспериментны үткәрү тәртибен премьер-министр Михаил Мишустин раслаган.
Күчмә даруханәләрдә составында наркотик, психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр, 25% тан артык спирт булмаган яки махсус саклау шартлары таләп ителми торган дарулар сатылачак. Алар стационар медикаментлар сату нокталары булмаган авыл торак пунктлары территориясендә эшләячәк.
Экспериментта медикаментларны сатуга, саклауга һәм ташуга өч елдан да ким булмаган лицензиясе булган даруханә оешмалары катнаша ала. Моның өчен аларга вәкаләтле региональ хакимият органына гариза язарга һәм Росздравнадзордан махсус рөхсәт алырга кирәк.
Әмма башта төбәк җитәкчесе сәламәтлек саклау министрлыгына аның субъектын экспериментка кертү турында үтенеч тапшырырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез