Газетага язылу

1 сентябрьдән эштән соң калып эшләүнең яңа лимиты үз көченә керә

1 сентябрьдән эштән соң калып эшләүнең яңа лимиты (елына 240 сәгатькә кадәр – күмәк килешүдә яки тармак килешүендә күздә тотылса) үз көченә керә.

Хокукый актларны рәсми бастыру сайтында бу җәһәттән документ урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”. Документ нигезендә. яңа лимит зарарлы производстволарда эшләүчеләргә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә кагылмый: аларның эштән соң калып эшләү вакыты елына 120 сәгатьтән артмаска тиеш.

Законда шулай ук үзләренә карата елына 120 сәгатьлек элекке лимит сакланып калган, шулай ук сәламәтлеге буенча чикләүләр булмавын раслаган табиб белешмәсе белән язмача ризалыгы нигезендә генә эштән соң калып эшләүгә җәлеп ителергә мөмкин булган хезмәткәрләр категорияләре билгеләнгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре