1 сентябрьдән пенсия арта

Августта 80 яше тулган пенсионерлар 1 сентябрьдән арттырылган пенсия ала башлаячак. Бу хакта икътисад фәннәре кандидаты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Гамәлдәге закон нигезендә, 80 яшькә җиткәннән соң, пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә. Аның күләме 100 процентка арта.

2025 елда фиксацияләнгән түләү күләме 17 815,4 сум тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре