1 сентябрьдән үз-үзеңә кредит бирүне тыюның яңа ысулы барлыкка киләчәк

1 сентябрьдән Россиядә үз-үзеңә кредит бирүгә тыю рәсмиләштерү һәм аны гамәлдән чыгаруның яңа ысулы эшли башлаячак – моны теләсә кайсы Күп функцияле үзәктә эшләргә мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков сөйләде.

«Үз-үзеңә кредит бирүне «Дәүләт хезмәтләре» аша тыю мөмкинлегеннән тыш, 1 сентябрьдән моны барлык Күп функцияле үзәкләрдә дә эшләп булачак. Кемдер мондый форматка күнеккән, аңа үзенә барып эшләү уңайлырак. Шул ук вакытта «Дәүләт хезмәтләре»ндә аккаунт булу таләп ителми. Без закон проектын үз-үзеңә кредит бирүгә тыюны рәсмиләштерү барлык гражданнар өчен уңайлы булсын, дигән максат белән әзерләдек», - диде Аксаков.

Банкларда яки микрофинанс оешмаларында кредит бирүне тулысынча тыю мөмкинлеге бар, шулай ук сайлап кына онлайн яки үзең килеп кредит рәсмиләштерүне чикләргә була. Гариза биргәннән соң үз-үзеңә кредит бирүгә тыю икенче көнгә үк гамәлгә керә, бу хакта мәгълүмат гражданның кредит тарихында күрсәтелә.

Россиядә Дәүләт хезмәтләре порталы аша үз-үзеңә кредит бирүгә тыюны мөмкинлеге беренче тапкыр 2025 елның 1 мартыннан барлыкка килде.

«Әлеге опция эшли башлаганнан бирле алты айда 15 миллионга якын россияле үз-үзенә кредит бирүгә тыю рәсмиләштергән. Бу зур сан кредит мошенниклыгыннан саклану чарасына ихтыяҗ барлыгын, шулай ук халыкның финанс грамоталылыгы артуын күрсәтә. Бу бик мөһим, чөнки мошенниклардан саклану өчен иң яхшы чара – финанс мәсьәләләрендә белемле булу», - дип йомгаклады сүзен Аксаков.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре