10 октябрьнең 04:00 тән 11 октябрьнең 11:30 га кадәр Кремль яр буенда автомобильләр тукталышына каршы урнашкан муниципаль парковкада һәм Сибгат Хәким урамында 60 нчы йорт янындагы парковкада машина кую тыелачак.
Моннан тыш, 11 октябрьдә 05:30 дан 10:15 кә кадәр түбәндәге урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк:
- Вишневский урамы (Николай Ершов урамыннан төшү юлыннан алып «Миллениум» күперенә кадәрге юнәлештә);
- Вишневский урамы (Вишневский урамыннан «Миллениум» күперенә таба юнәлештә);
- «Миллениум» күпере (хәрәкәт тулысынча чикләнә);
- Подлужная урамы (Толстой урамыннан алып «Миллениум» күперенә таба юнәлештә);
- Фатыйх Әмирхан урамы («Миллениум» күперенә керү тоннеленнән алып күпергә кадәр, хәрәкәт тулысынча чикләнә);
- «Миллениум» күпере астындагы автомобиль юлы (Сибгат Хәким урамыннан, «Ривьера» аквапаркы янындагы участоктон алып, Алексей Козин урамындагы 2 нче йорт белән Фатыйх Әмирхан урамындагы 1г йорты арасындагы юлга кадәр);
- Фатыйх Әмирхан урамы (Алексей Козин урамындагы 2 нче йорттан алып Сибгат Хәким урамына кадәрге юнәлештә).
11 октябрьдә 05:30 дан 10:45 кә кадәр чикләүләр түбәндәге урамнарга кагылачак:
- Сибгат Хәким урамы (Фатыйх Әмирхан урамыннан Чистополь урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә чикләнә, Алексей Козин һәм Нигматуллин урамнары ягыннан үтү мөмкинлеге калдырыла);
- Чистополь боҗрасы (Сибгат Хәким урамына төшү юлыннан алып Чистополь урамына төшү юлына кадәр, ике уң як полоса буенча хәрәкәт чикләнә);
- Чистополь урамы (Чистополь боҗрасыннан алып «Ак Барс Арена» стадионы тирәли әйләнмә хәрәкәт юлына төшүгә кадәрге юнәлештә, өч уң як полоса буенча хәрәкәт чикләнә);
- «Ак Барс Арена» стадионы тирәли (хәрәкәт тулысынча чикләнә).
11 октябрьдә 05:30 дан 11:15 кә кадәр Сибгат Хәким урамы – Декабристлар урамыннан Фатыйх Әмирхан урамына кадәр юл өлешендә хәрәкәт ике юнәлештә дә чикләнә.
11 октябрьдә 05:30 дан 11:45 кә кадәр чикләүләр түбәндәге урамнарга кагылачак:
- Декабристлар урамы (Кремль дамбасыннан Чистополь урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә чикләнә);
- Кремль дамбасы (Сибгат Хәким урамыннан Ташаяк урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә чикләнә);
- Пролетар урамы (хәрәкәт ике юнәлештә дә чикләнә);
- Батурин урамыннан Кремль дамбасына менү юлында;
- Кремль дамбасыннан Кремль яр буена төшү юлында;
- Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәрге автомобиль юлында (Меңъеллык мәйданы; хәрәкәт ике юнәлештә дә чикләнә);
- Меңъеллык мәйданыннан Казан Кремле буйлап Батурин урамына кадәрге автомобиль юлында; Батурин урамы (Карл Маркс урамыннан Кремль яр буена кадәр, хәрәкәт тулысынча чикләнә);
- Кремль яр буе (Батурин урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр, хәрәкәт ике юнәлештә дә чикләнә).
Шулай ук 11 октябрьдә 04:00 тән 12:00 гә кадәр билгеләнгән урамнарда һәм участокларда шәхси хәрәкәт итү чараларын (самокатлар, велосипедлар һ.б.) куеп калдыру тыела.
Искәртеп узабыз, Казан милли ярыммарафоны бу елны үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә.
Оештыручылар төрле әзерлек дәрәҗәсендәге йөгерүчеләр өчен аерым программа әзерләгән. Алар арасында балалар йөгереше, 3 һәм 10 чакрымлык аралар, шулай ук төп ярыммарафон – 21,1 чакрымлык ераклык каралган. Юбилей ярышларында катнашу өчен TIMERMAN рәсми сайтында 6 октябрьгә кадәр теркәлергә киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез