Приамурьяның Зейск районында 11 яшьлек укучы уен вакытында ау карабиныннан 10 яшьлек дустын ялгыш атып үтергән, дип хәбәр итә Амур өлкәсе прокуратурасы.
Җомга көнне өч дус өйдә ялгызлары булганлыгы ачыкланган. Уен вакытында алар КО-91/30 мылтыгы (аучылык шома карабины) һәм аңа патроннар яткан сейфның ачкычын тапканнар. Укучыларның берсе мылтыкны корган һәм икенчесенә аткан. Бала күкрәк читлегенең пуля аша яралануы белән бәйле рәвештә травматик шоктан урында үлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез