Август аенда Татарстанда әле тагын көчле җил-давыл, яшен булырга, боз яварга мөмкин. Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь “Татар-информ” хәбәрчесенә узган атна ахырындагы көчле җил-давыл сәбәпләрен аңлаткан.
“Якын араларда мондый хәтәр табигать күренешләре көтелми, әмма августта, эссе һаваны салкынчасы алыштырган очракта, булырга мөмкин. Һава температурасы кинәт алышынганда, моның ише табигать казасы чыгу куркынычы зур”, – дигән ул.
Белгеч аңлатып үткәнчә, узган шимбәдә Идел буе төбәгендәге көчле җил-давыл (10 кешенең, шул исәптән Татарстаннан 9 кешенең һәлак булуына китергән) ике төрле атмосфера фронтының үзара бәрелешү сәбәпле килеп чыккан. Республика аша салкын һәм эссе һава агымы узган.
“Бик эссене салкынча һава алыштырды. Әлеге контраст табигать казасына китерде. Мондый күренеш җәен еш була”, – дип аңлаткан Феликс Гоголь.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез