10 меңгә якын мобилизацияләнгән ир-ат өйләренә кайтарылган

Ирләрне ялгышлык белән мобилизацияләгән булганнар.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов Санкт-Петербургка сәфәре вакытында төрле сәбәпләр аркасында 10 меңгә якын мобилизацияләнгән кеше өйләренә кайттарылуын әйткән.

Аның сүзләренчә, ялгыш мобилизацияләнү очраклары буенча тикшерүләр үткәрелә. "Санкт-Петербургта өлешчә мобилизация дәвам итә. Ул куелган бурычлар нигезендә бара. План уңышлы үтәлә", - дигән Картаполов.

Россиядә өлешчә мобилизация турындагы Указга 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Россия Оборона министры Сергей Шойгу 300 мең кешенең мобилизацияләнәчәген хәбәр иткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

мобилизация

Көн хәбәре