«Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен аерым сыйфатлар – батырлык, сабырлык, намуслылык һәм фидакарьлек таләп ителә. Сез көн саен үз бурычыгызны намус белән үтисез, еш кына үз тормышларыгызны куркыныч астына куеп, һөнәри осталык һәм сайлаган эшегезгә тугрылык күрсәтәсез.
Республика җитәкчелеге эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт белдерә. Сезнең бай тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм остаз буларак үрнәк күрсәтүегез яшь хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Сез башлап җибәргән традицияләр җәмәгать тәртибен саклау эшендә ныклы нигез булып тора.
Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм эшегездә яңа уңышлар телим.
Закон сакчыларының хөрмәтле исеме сезгә тормыш көче, энергия һәм иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә оптимизм бирсен».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез