Татарстанда октябрьнең беренче 10 көне гадәттәгедән җылырак булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Республика өчен бу якынча +8,4 градус, ә Казанда – якынча +8,9 градус булачак.
Тулаем алганда октябрь ае климатик нормага якын булачак, ә явым-төшем күләме гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез