Газетага язылу

102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны: «Гражданлык бурычымны яшь буынның матур киләчәге өчен бирәм»

Зәйдә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков өендә республика Рәисе һәм шәһәр депутаты өчен тавыш бирде. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Күчмә сайлау урнасы белән аның өенә участок сайлау әгъзалары килде.

«Мин гражданлык бурычымны яшь буынның матур киләчәге өчен бирәм. Илләребез тыныч, ил, республика, район икътисады гөрләп алга барсын», – диде ветеран.

Леонид Яковлевич әле август уртасында гына 102 яшен билгеләп үтте. Ул республикабыз, туган төбәге өчен җан атып яши, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре