11 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Яңа аэропорт

1959 елның 11 августында Мәскәүдә Халыкара Шереметьево аэропорты ачыла. Аэропортка беренче булып Ленинградтан совет лайнеры Ту-104 очып килә. 1980 елның 6 маенда XXII җәйге Олимпия уеннары алдыннан аэропортның икенче халыкара терминалы төзелә. Олимпия уеннарын уздыру вакытында аэропорт 460 меңнән артык чит ил пассажирына хезмәт күрсәтә.

Язның җиде мизгеле

1973 елның 11 августында СССРда Юлиан Семеновның совет разведчигы Исаев маҗаралары турындагы «Семь мгновений весны» фильмын күрсәтү башлана. Разведчик ролен Вячеслав Тихонов уйный. 12 серияле картинаны Җиңү көненә күрсәтергә планлаштыралар, ләкин датаны күчерәләр, чөнки бу вакытта Леонид Брежнев ФРГ да була.

«Пахтакор» фаҗигасы

1979 елның 11 августында авиаһәлакәттә «Пахтакор» Ташкент футбол командасы һәлак була. 17 футболчы Ташкенттан Минскига «Аэрофлот» компаниясенең авиалайнерында СССР чемпионатының «Динамо» белән узачак матчына оча. Диспетчерлар самолетка югарырак күтәрелергә рөхсәт итми, ул Кишинев - Ворошиловград - Куйбышев маршруты буенча баручы лайнер белән бәрелешә. 178 кеше һәлак була.

Казанда супер-ралли

1995 елның 11 августында Казанга Париж-Мәскәү-Улан-Батор-Пекин супер-раллиенда катнашырга 80 спортчы килә. Халыкара автоколоннада КАМАЗ машиналарында Яр Чаллы экипажлары да була. 55 катнашучы Париждан Пекинга кадәр Мәскәү һәм Улан-Батор аша 12 мең чакрым араны уза. Йөк машиналары категориясендә «КАМАЗ-мастер» командасы катнаша, аның составында ике тапкыр «Париж - Дакар» ралли чемпионы һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы Пьер Лартиг була. КАМАЗ руле артына ул беренче тапкыр утыра.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре