Вознесение тракты түләүле режимда эшләргә әзер. Бу юл “Свободный поток” түләү системасы белән җиһазландырылган. Шуның ярдәмендә йөртүчеләр юлны тукталышларсыз узып, аның аша узган өчен соңыннан түли алачак. 11 январь 23.50 сәгатьтән трассаның рәсми сайты аша түләү мөмкинлеге ачыла. Алга таба транспондерлар ярдәмендә түләргә мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” Транспорт һәм юл министрлыгы хәбәренә таянып яза.
Вознесение тракты түләү алу өчен кысалар белән тәэмин ителгән. Аларда автомобильнең дәүләт номерын теркәп баручы камералар урнаштырылган. Компьютер “күзе”, автомобильнең классын танып, юл аша узу бәясен исәпләп чыгара. Түләү җиңед машиналар өчен 90 сумнан башлана ( пик сәгатьләрендә алар өчен 150 сум түлисе). Калган транспорт чаралары өчен юл хакы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзгәрешсез калып, II категориядәге автомобильләргә – 150 сум, Ш категориядәгеләренә – 250 сум һәм IV категориядәгеләренә – 350 сум тәшкил итәчәк.
Түләү тәртибенә килгәндә, юл аша узганнан соң 5 көн эчендә, трассаның рәсми сайтында, автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп, түләргә кирәк. Озакламый транспондерлар буенча түләү мөмкинлеге дә булдырылачак. Бу очракта түләү автомат рәвештә тотып калыначак.
Юлда ярдәм алу һәм түләү мәсьәсенә ачыклык кертү өчен 0216 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
Автомобиль хуҗасы юл аша узган өчен вакытында түләмәсә, административ җаваплылыкка тартылачак. Җиңел машиналар өчен штраф күләме – 1500 сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен – 5000 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез